Җәмгыять

Тәртибендә нинди үзгәрешләр булачак

Чыгарылышлар һәм аларның ата-аналары өчен кызу вакыт – имтиханнар тапшыру якынлаша.

(Тәтеш, 19 март, «Тәтеш таңнары»).

Тәтеш районы башкарма комитеты мәгариф бүлегендә 2021 уку елында БДИ һәм ГДИ тапшыру кагыйдәләрендә нинди үзгәрешләр булачагы турында сөйләделәр.

11нче сыйныф чыгарылышлары имтиханны ничек тапшырачаклар
Югары уку йортларына керергә ниятләмәгән мәктәп укучылары БДИ урынына ике фәннән: рус теле һәм математика буенча дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшырачаклар. Югары уку йортларына керергә теләгән чыгарылышлар БДИны рус теле һәм югары уку йортларына керү өчен кирәкле фәннәр буенча тапшырачаклар.
– Дәүләт йомгаклау аттестациясен узуга гариза 1 фев­ральгә кадәр бирелде. Узган елгы чыгарылышлар гаризаны – шәхсән, агымдагы елгы чыгарылышлар мәктәпнең үтенеч гаризасы аша бирделәр. Төп шарт: имтиханга кадәр ике атна алдан да соңга калмыйча гариза бирергә кирәк, – дип билгеләп үтәләр Тәтеш районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге белгечләре.
Йомгаклау сочинениесе (инша) элеккечә үк 11нче сыйныфларның дәүләт йомгаклау аттестациясенә керүенә хокук булып тора. Коронавирус пандемиясе белән бәйле, агымдагы уку елында аны язу күчерелде. Төп вакыт – 15 апрель; өстәмә вакытлары – 5 май һәм 19 май.
2021 елда БДИның контроль-үлчәү материалларына минималь үзгәрешләр кертелде. Компьютер төрендә информатика һәм ИКТ буенча БДИ тапшыру бу елның яңалыгы булып тора. Тагын бер үзенчәлеге  – имтиханнарны вакытыннан алда тапшыру этабын гамәлдән чыгару. 
Чыгарылыш имтиханнарының төп вакыты 25 майдан 2 июльгә кадәр узачак. Югары уку йортларына керергә ниятләмәгән чыгарылышлар рус теле һәм математика буенча дәүләт чыгарылыш имтиханын 25 һәм 28 майда тапшыра алалар. Резервлы көннәр – 8 һәм 10 июньгә каралган, шулай ук ике өстәмә вакыт: рус теле һәм математика буенча дәүләт чыгарылыш имтиханын уңай сәбәпләр аркасында төп вакытында тапшырмаган мәктәп укучылары аны 13 июльдә һәм 17 июльдә тапшыра ала. 
Уңай сәбәпләр аркасында рус теле һәм математика буенча ДЧИны элегрәк тапшырмаучылар һәм рус теле буенча БДИда минималь чиккә җитә алмаучылар өчен имтиханны өстәмә тапкыр тапшыру 13нән 17 сентябрьгә кадәр каралган.
БДИның төп вакыты 31 майдан 2 июльгә кадәр үтәчәк. Коронавирус таралуны профилактикалау чараларын үтәү максатында, рус теле буенча БДИны уздыруга икешәр көн бүлеп бирелә – 3 һәм 4 июнь; чит телләр буенча имтиханны телдән бирү өлеше – 21 һәм 22 июнь; компьютер төрендә информатика һәм ИКТ буенча БДИ – 24 һәм 25 июнь. 28, 29 июньдә һәм 2 июльдә резерв көннәре каралган. Барлык фәннәр буенча резерв көне гадәттәгечә  – 2 июльдә.  
БДИ өчен өстәмә вакыт – 12 июльдән алып 17 июльгә кадәр. Барлык фәннәр буенча резерв – 17 июльдә.
Имтиханнар вакытында һәрбер аудиторияне махсус порталдан төбәк һәм федераль дәрәҗәдә онлайн-күзәтүчеләр карап торачак. Медальгә һәм бик яхшы билгесенә аттестат алуга дәгъва итүче чыгарылышлар, әгәр рус теле буенча БДИда 70 балл җыя, шулай ук сайлаган фәннәре буенча беренче сынауда минималь чиккә җитә алмасалар, бик яхшы билгесенә аттестат һәм медаль алу хокукын югалталар.

9нчы сыйныфта Гомуми дәүләт имтиханы үткәрү
Коронавирус таралу куркынычын азайту өчен, 2021 елда ГДИ гадиләштерелгән кагыйдәләр буенча үтәчәк: тугызынчы сыйныфлар уку фәннәрен сайлау буенча тапшырмаячак. Төп гомуми белем бирү турындагы аттестатны алар бары тик мәҗбүри ике фәннән: рус теле һәм математиканы тапшырып кына ала алачаклар. 
– Тугызынчы сыйныфларны ГДИга кертүне тәэмин итүче тәртип сыйфатында 2019 елдан рус теле буенча йомгаклау имтиханына әңгәмә үткәрелә, – дип хәбәр итә районыбыз башкарма комитеты мәгариф бүлеге. 
Төп вакыт имтиханнары 9нчы сыйныфта быел 24 майдан башлана. Рус теле – 24, 25 майда, математика – 27, 28 майда. Резерв көннәрендә рус телен 8 һәм 30 июньдә тапшырырга мөмкин, математиканы – 10 июньдә һәм 2 июльдә. Гомуми дәүләт имтиханының өстәмә вакыты 3нән 17 сентябрьгә ­кадәр каралган.


Тәтеш районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге мәгълүматлары буенча, агымдагы елда районда бердәм дәүләт имтиханын 94 чыгарылыш тапшырачак. 
 


Нет комментариев