Җәмгыять

Тәртип һәм пөхтәлек урнаштыралар

Байраш авылы җирлеге территориясендә тирә-­якларны чистарту буенча өмә оештырылган.

(Тәтеш, 5 октябрь, "Тәтеш таңнары"). “Тәртип һәм пөхтәлек урнаштыру ел әйләнәсе кайгыртып торыла. Һәркем үзенең йорт яннарын җыештыра, мәдәният хезмәткәрләре юл буйларын, тирә-якны тәртиптә тоталар. Аларның бердәм хезмәте белән авылыбыз чиста һәм матур булып күренә. Ә инде өй янындагы гүзәллек һәм тәртип биредә яшәүчеләрнең үзеннән тора”, – дигән мәгълүматны җиткерделәр ­байрашлылар.
 


Нет комментариев