Безнекеләрне бел!
(Тәтеш, 31 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш активистлары мәктәп укучылары һәм студентлар арасында “Форпост” отрядларының республика үзешчән сәнгать фестивалендә җиңүче булды.
Тәтеш районы командасы берничә номинациядә бәйге җиңүчесе дип танылды:
“Иң яхшы әдәби-сәнгать композициясе” –
1нче урын;
“Театр жанры” – 1нче урын;
“Хореография жанры” – 2нче урын;
“Вокаль жанры” – 3нче урын.
Чарада Тәтеш районы җыелма командасы составында Тәтештәге 2нче мәктәп һәм гражданнарны яклау көллияте форпостчылары катнашып, гомумкоманда зачетында 3нче урынны яулады.
Фестиваль 18нән 20 октябрьгә кадәр Казанда узды.
Фотоны Анна Мещерякова такъдим итте
Нет комментариев