Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәтеш фермерларының азык-төлеккә сорау зур

Тәтешлеләр башкалада яшәүчеләргә терлек, кош итләре, балык, яшелчәләр, иген, сөт продукцияләре тәкъдим итте.

(Тәтеш, 9 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш фермерлары 25 машина белән Казанга ярминкәдә сату итәргә барды.

Тәтешлеләр башкалада яшәүчеләргә терлек, кош итләре, балык, яшелчәләр, иген, сөт продукцияләре тәкъдим итте. Ярминкәдә районыбыз башлыгы Рәмис Сафиуллов озатып йөрүендә эш визиты белән ТР Премь­ер-министры Алексей Песошин, республикабызның авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров булды. Тәтеш районының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары казанлылар өчен матур музыкаль номерлар әзерләгән иде. Иртәнге суыкка карамастан, Тәтештән алып барылган табигый чиста азык-төлекне яратучылар – тәкъдим ителгән барлык товарны сатып алды. 

Исегезгә төшерик, Тәтештәге шәхси ярдәмче хуҗалык һәм КФХ башлыклары мондый ярминкәләргә көз башыннан бирле йөри. Үз продукцияләре белән барып сату итү фермерларга үзләренең сыйфатлы товарларын тиз арада сату, ә шәһәрлеләргә кирәкле азык-төлекне сатып алу мөмкинлеген булдыра.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев