Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш форпостчылары – җиңүчеләр арасында

Тәтеш укучылары һәм студентлары Казанда узган укучылар һәм студентларның “Форпост” отрядлары арасында үткәрелгән “Якты кырлар” үзешчән сәнгать республика фестивалендә җиңүчеләр исемлегенә керде.

(Тәтеш, 25 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Чарада Тәтеш районы җыелма командасы катнашты, алар составында – Тәтеш шәһәренең 2нче урта мәктәбе, гражданнарны яклау көллияте һәм авыл хуҗалыгы техникумы форпостчылары. 

Безнең район командасы “Учак янында җыр” номинациясендә өченче урынны яулады, ә Тәтеш форпостчылары командасы гомумкоманда зачетында икенче урынны алды.

– Без “Якты кырлар” фестивалендә беренче генә катнашмыйбыз инде, шуңа күрә, кайда һәм нигә баруыбызны белдек: без җиңеп кайтырга бардык. Безнең өчен бу фестиваль – “Форпост” – ул зур гаилә булуына күрсәткеч. Ярышларга без озак һәм тырышып әзерләндек. Узган елны өченче урынны алган идек, быел – икенчене, димәк, без алга барабыз дигән сүз. Киләсе елга да районыбызга җиңү алып кайтырбыз, дип өметләнәбез, – дип уртаклашты Тәтештәге 2нче урта мәктәптәге “Форпост”ның балигълык яшендә булмаучылар арасында ­хокук бозуларны профилактикалау отряды вәкиле ­Ангелина Шитова.

– Безнең яшьләр, көчле катнашучыларның күп булуына карамастан, куелган бурычларны бик яхшы башкарып чыктылар һәм призлы урынны алдылар. Әлеге чарага әзерләнгәндә без күп көч һәм вакыт сарыф иттек. Балалар аңа җаваплы карадылар, һәм алар төрле отрядлардан булуларына карамастан, бик тиз уртак тел таптылар һәм уңышлы килеп чыкты. Сәхнәдә алар зур шәһәрдән килүчеләрдән бер генә дә кимен куймадылар! – дип сөйләде “Форпост” үзәгенең педагог-оештыручысы Ләйлә Миннуллина. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев