Алар арасында гамәлдәге тренерлар, чыгарылыш курс студенты һәм ике бала анасы бар.
(Тәтеш, 26 июль, “Тәтеш таңнары”). "Эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" проекты буенча "Фитнес-тренер универсал" программасы нигезендә Тәтеш гражданнарны яклау көллиятендә тагын 5 кеше яңадан һөнәри әзерлек уздылар. Алар арасында гамәлдәге тренерлар, чыгарылыш курс студенты һәм ике бала анасы бар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, проект нигезендә, ихтыяҗ зур булган һөнәрләр буенча гражданнарның аерым категорияләре бушлай белем ала.
Нет комментариев