Кадетларның рәсемнәре якынлашып килүче бәйрәм атмосферасын, могҗиза һәм Әкият көтүен, Кыш бабайның тылсымлы капчыгыннан бүләкләр турындагы хыялларын чагылдыра.
(Тәтеш, 30 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Яңа ел алдыннан Тәтеш кадет-интернат мәктәбендә 5-6 сыйныф укучылары арасында "Яңа ел төне - могҗизалар вакыты" темасына рәсем конкурсы үткәрелде.
Кадетларның рәсемнәре якынлашып килүче бәйрәм атмосферасын, могҗиза һәм Әкият көтүен, Кыш бабайның тылсымлы капчыгыннан бүләкләр турындагы хыялларын чагылдыра. Бу хыялларның тормышка ашуын һәм Яңа ел төне, чыннан да, могҗизалы булуын телибез.
Конкурста җиңү 6 нчы сыйныф укучысына "Пряничный домик" рәсеме өчен Всяких Натальяга бирелде.
фото: https://tetushi.tatarstan.ru/tat
Нет комментариев