Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш көллиятендә Коткару эшләре компетенциясе буенча имтихан өченче ел рәттән үткәрелә

Ворлдскиллс форматындагы демонстрацион имтихан урта буын белгечләрен әзерләү сыйфатын бәяләүнең төп формаларыннан берсе булып тора.

(Тәтеш, 11 март, “Тәтеш таңнары"). Ворлдскиллс форматындагы демонстрацион имтихан урта буын белгечләрен әзерләү сыйфатын бәяләүнең төп формаларыннан берсе булып тора.

Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятендә Коткару эшләре компетенциясе буенча имтихан өченче ел рәттән үткәрелә. Ә Веб-дизайн һәм эшкәртү, Физик культура, спорт һәм фитнес компетенцияләре буенча - беренче тапкыр.

Февраль ае имтихан кабул итү үзәкләрен аккредитацияләүгә һәм имтиханда катнашучыларны әзерләүгә багышланган иде.

Демоимтихан мәйданчыгының техник эксперты Кавин А. С., компетенцияләр буенча җаваплы кешеләр: Кострина Е. Н., Мамкин И.Г., Мамкин В.С . компетенцияләр үзәге мөдире Минкина М. А. җитәкчелегендә бик зур эш башкардылар. Әлеге команданың максатчан, уңышлы эш нәтиҗәсе буларак, без 5 мартта Ворлдскиллс берлегеннән Коткару эшләре компетенциясе буенча демоимтихан мәйданчыгыбызның аккредитацияләнүе турында таныклык алдык.

Көллиятнең башка компетенцияләре буенча аккредитацияләргә дә тиешле документлар әзерләнеп тапшырылган.

11-12 март көннәрендә "Янгын куркынычсызлыгы" белгечлегенең чыгарылыш курс студентлары демонстрацион имтиханнар  тапшырачак. 

фото: ГАПОУ "Тетюшский государственный колледж гражданской защиты" бирелгән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев