Икенче ел рәттән Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятте Россия Федерациясенең "Ворлдскиллс Россия" хәрәкәтендәге иң яхшы 100 колледж һәм техникумнар исемлегенә кертелде.
(Тәтеш, 31 май, “Тәтеш таңнары", Елена Кострина).Икенче ел рәттән Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятте Россия Федерациясенең "Ворлдскиллс Россия" хәрәкәтендәге иң яхшы 100 колледж һәм техникумнар исемлегенә кертелде."Ворлдскиллс Россия" узган 2018 нче елда "Яшь профессионаллар" хәрәкәтенең 100 иң яхшы белем бирү оешмаларын билгеләде.Иң яхшы колледж һәм техникумнар 2019 нчы елның 23 нче маенда яшь профессионалларның 7 нче Милли чемпионат финалы кысаларында Казан шәһәрендә бүләкләнде. Россиядәге 32 регионның белем бирү оешмалары әлеге дипломга ия булдылар. Бу колледж һәм техникумнар - һөнәри осталык буенча "Ворлдскиллс Россия" чемпионнарын тәрбияләгән уку йортлары. Илнең иң яхшы белем бирү оешмаларын түбәндәге таләпләрдән чыгып билгеләгәннәр:- уку йортында төбәк чемпионатында җиңүчеләрнең, катнашучыларның булуы, конкурсантларның 2017, 2018 нче еллардагы милли чемпионатлар финалында, сайлап алу турларында катнашуы;- укытучылар арасында экспертлар, уку йортында Ворлдскиллс компетенцияләренең махсус үзәкләре (СЦК), компетенцияләрнең төбәкара узәкләре (МЦК) булу;- колледжның ErouSkills 2018 Европа чемпионатына конкурсантлар әзерләүдә катнашуы;- уку йортының "Ворлдскиллс Россия" стандартлары буенча демоэкзамен бирүе;- яшь конкурсант-юниорларны әзерләү мәйданчыклары булу, "Киләчәккә билет" проекты кысаларында һөнәри конкурслар, "50+" категориясе ярышлары оештыру;- уку йорты хезмәткәрләренең сертификацияләнгән экспертлар сыйфатында чемпионатларда һәм демонстрацион имтиханнарда катнашуы.
Нет комментариев