Тәтеш кырларында аграрийларның эше гөрли
Җәмгыять

Тәтеш кырларында аграрийларның эше гөрли

Бурычлар берәмләп хәл ителә.

(Тәтеш, 22 апрель, «Тәтеш таңнары») Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хәбәр иткәнчә, районыбыз хуҗалыкларында туңга сөрелгән җирләрне тырмалау тәмамланган, шикәр чөгендерен чәчү өчен минераль ашламалар кертү дәвам итә.

“Колос”, “Бакырчы”, “Р. Г. Сафиуллова”, “Авангард”, “Нива”, “Нур”, “Р. М.Заһидуллин”, “С. М. Казаков”, Агроил”, “Содружество”, “Ш. И. Хөсәенов”, “Новая заря” авыл хуҗалыгы предприятиеләре аграрийлары арпа, берьеллык үләннәр һәм рапс чәчүгә кереште.

Тәтеш  районында  21 апрельгә 5076  гектарда  сабан  ашлыгы культуралары  чәчелгән, бу  планда  каралганның 18  процентын  тәшкил  итә.


Нет комментариев