Тәтеш – минем күңелемне әсир итте
Җәмгыять

Тәтеш – минем күңелемне әсир итте

Ел саен, туганнан башлап, мин Тәтеш шәһәренә, әби янына кунакка кайтам, һәм ел саен бу сәфәрне түземсезлек белән көтеп алам.

(Тәтеш, 2 июль, "Тәтеш таннары").

Ел саен, туганнан башлап, мин Тәтеш шәһәренә, әби янына кунакка кайтам, һәм ел саен бу сәфәрне түземсезлек белән көтеп алам: җәй якынлашу белән, өлкән сыйныф укучыларының күпчелеге кебек үк, яхшы йокы, кояш һәм әби коймаклары җитмәүне сизәм, шулай ук Идел ярында урнашкан туган шәһәремне дә бик тә сагынам.
Биредәге җирләрнең көч-куәте, су өслеге, чис­та һавасы,  тылсымлы таңнары һәм кояш батулары белән нинди генә курорт шәһәрне чагыштырып булыр икән? Биредә нәрсә үзенә җәлеп итеп тора дисезме? Мин бу хакта өйгә кайтып барганда уйладым да һәм моның мәхәббәт икәнен аңладым.
Тәтеш минем йөрәккә шәһәр исемен әйтергә өй­рәнгәнче үк урнашты, һәм ул минем күңелемдә “көч җыю” урыны булып мәңгегә калачак. Китүе күңелсез, тик мин монда күп тапкырлар кайтачагымны беләм. Кайчан да булса мин бирегә иң якын дусларымны, егетемне, үз балаларымны алып кайтачакмын һәм аларга зур белуганы, сак манарасын һәм кабатланмас архитектураны күрсәтәчәкмен.
Үз тарихыгызны саклаганыгыз, табигатьне яратканыгыз, күңелләрегездә чын әкиятне саклап калганыгыз өчен шәһәр халкына рәхмәт әйтәсем килә. Шундый кечкенә генә шәһәр мәйданында буыннар, мәдәният һәм гасырлар янәшә яшәве чын могҗиза. Минемчә, боларның барысы да  җирле халыкның ачык йөзле, киң күңелле булуыннан тора.

Лилия Зотова, Ставрополь өлкәсе
 


Нет комментариев