5 октябрь – Укытучылар көне
(Тәтеш, 5 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов педагогларга, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә, педагогия хезмәте ветераннарына мөрәҗәгать итә:
– Безне уйлый һәм аңлый белергә, кыенлыклар алдында бирешмәскә, явызлыктан яхшылыкны аерырга, үзеңә ышанырга һәм үзеңнең вазифаңа тугрылык сакларга өйрәтүчеләр турындагы якты хатирәләрне һәркайсыбыз йөрәгендә саклый. Укытучы хезмәте күп кырлы һәм җаваплы, тирән белем һәм балаларга игътибарлы мөнәсәбәт таләп итә. Тәтеш районы педагоглары үсеп килүче буынны олы тормышка белемле булып керсен, алар үз иленең лаеклы гражданнары булсын өчен югары һөнәрилек дәрәҗәсендә әзерли. Сезгә укытучылык бурычы, балаларга көн саен биргән күңел җылыгыз өчен рәхмәт белдерәм.
Районыбыздагы белем бирү системасын үстерүгә һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән педагогия хезмәте ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм.
Сезгә сәламәтлек, гаилә җитешлеге, укыту эшендә һәм яшьләрне тәрбияләүдә уңышлар телим.
Нет комментариев