Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов райондагы китапханә ветераннарына һәм хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә
27 май – Гомумроссия китапханәләр көне
(Тәтеш, 27 май, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов райондагы китапханә ветераннарына һәм хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә:
– Китапханәче хезмәте ихтирамга лаек. Ул күп кырлы белем, әдәби аралашуны, ярдәмчел булуны таләп итә. Районыбыздагы китапханә хезмәткәрләре әлеге күркәм сыйфатлары белән аерылып тора. Сезнең тырышлык ярдәмендә райондагы китапханәләр гаять күп сандагы кешеләргә белем, фән һәм зирәклек дөньясына юл ачты. Сез һәрвакытта да җир йөзен тагын да яхшырак, матуррак итүгә омтылучы булдыгыз һәм шулай булып каласыз да. Сезгә яңа казанышлар, сәламәтлек телим!
Фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев