Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге хәбәр итә:
(Тәтеш, 9 сентябрь, «Тәтеш таңнары»).
– Юбилей урамында яшәүче бер гаилә алтын әйберләреннән мәхрүм калган. Угрылык хуҗалар өйдә булмаганда башкарылган;
– Олы Тормының элекке мәктәп бинасыннан газ казаннары югалган. Урлау датасы билгеле түгел, чөнки милекне саклаучы булмаган. Казаннарны соңгы тапкыр 2017 елның декабрендә күргәннәр, моңа кадәр аны беркем дә тикшермәгән. Полицейскилар угрылыкка катнашы булучыларны ачыклаган. Урланган әйбернең бер өлеше алынган.
– Полиция бүлегенең кизү частенә 23 августта Тәтешнең Мәктәп урамындагы гараж хуҗаларыннан хәбәр килеп ирешә, алар 23нә каршы 22 август төнендә таныш булмаган кешеләрнең гаражларына керүләрен һәм эш коралларын, шәхси милектәге башка әйберләрне урлауларын җиткерәләр. Җинаять эше кузгатылган.
Җәен районда велосипедлар чәлдерүнең дә кимендә 3 очрагы теркәлә.
Барлык кисәтүләргә, гамәви мәгълүмат чараларында бастырылган хәбәрләргә, велосипед хуҗалары белән профилактик эшләр үткәрүгә карамастан, быел да шундый угрылык булган. Полициягә 24 августта шәһәрле ханым үзенең велосипедын урлаулары турында мөрәҗәгать иткән, ул аны Ленин урамындагы кәрәзле элемтә салоны янында калдырган һәм алырга дип бары тик икенче көнне генә килгән. Өстәвенә, ул урлап китмәсеннәр өчен бернинди саклану чаралары да күрмәгән, велосипед күзәтүчесез, биккә беркетелмәгән килеш калдырылган. Җинаять эше кузгатылган.
Нет комментариев