Бүген – Җирле үзидарә көне
(Тәтеш, 21 апрель, “Тәтеш таңнары”).
Тәтеш районында 1 шәһәр һәм 20 авыл җирлеге урнашкан, алар составында 75 торак пункт бар. Җирле үзидарәне шәһәр һәм авылларда яшәүчеләр җирле үзидарә органнары аркылы гамәлгә ашыра, аларга закон нигезендә җирлек әһәмиятендәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләте бирелгән. Гражданнар нәкъ тә җирле үзидарә органнары аркылы тормыш-көнкүрештәге иң мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә катнашуга үз хокукларын тормышка ашыралар.
Авыл җирлеге, шәһәр Советы – вәкаләтле орган, ул муниципаль сайлауларда сайланган депутатлардан тора. Совет вәкаләтенең вакыты – 5 ел. “Тәтеш шәһәре” муниципаль берәмлеге Советы 15 депутаттан тора, Олы Тархан һәм Урюм авыллары җирлекләре Советлары 10 депутаттан тора, башка авыл җирлекләре Советлары – 7 депутаттан. 2020 елның 13 сентябрендә 161нче бер мандатлы округ буенча яңа чакырылыш Тәтеш муниципаль районының шәһәр һәм авыл җирлекләре Советлары депутатларын сайлау булды. 161 депутат сайланды, шулардан – 15 депутат “Тәтеш шәһәре” муниципаль берәмлеге Советына һәм 146 депутат – райондагы авыл җирлекләре Советына.
Авыл җирлеге башлыгы җирлек Советы тарафыннан сайланылган җирлекнең югары вазифаи заты булып тора. Авыл җирлеге башкарма комитеты – җирлек администрациясе (башкару-җитәкче итә белүче орган). Авыл җирлекләрендә башкарма комитетка авыл җирлеге Башлыгы җитәкчелек итә. Шәһәрдә – шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов, район депутатлары һәм активы катнашында авыл җирлекләрендә 2021 елның гыйнвар-февралендә гражданнарның 20 җыелышы узды, җыелучылар алдында авыл җирлекләре башлыкларының, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең үткән елдагы эшләре турындагы отчетлары тыңланды, шулай ук шәһәр оешмалары, предприятиеләре коллективлары белән очрашулар үтте. Уздырылган гражданнар җыелышы нәтиҗәләре буенча гражданнарның мөрәҗәгатен гамәлгә ашыру буенча чаралар планы эшләнде, алар Тәтеш районы башлыгының шәхси контролендә.
Утырышлар Советның төп эшләү төре булып тора (ким дигәндә 3 айга 1 тапкыр үткәрелә). Тәтеш шәһәрендә һәм авыл җирлекләрендә 2020 ел дәвамында вәкаләтле органнарның 255 утырышы үткәрелгән, аларда 497 мәсьәлә каралган һәм тиешле карарлар кабул ителгән, алар районның социаль-икътисади үсеш программасын үтәүгә юнәлдерелгән.
2020 елның 18 ноябреннән 10 декабренә кадәр райондагы 58 торак пунктта гражданнарның үзара салым акчасын кертү һәм файдалану мәсьәләсе буенча гражданнар җыелышлары үтте. Гражданнарның үзара салым акчасы, аларның карарлары буенча, торак пунктларны төзекләндерүгә юнәлтелә. Тәтеш районында программа җиденче ел гамәлгә ашырыла.
Келәш һәм Нармонка авыллары җирлекләренә хезмәт нәтиҗәләре буенча Татарстан җитәкчелегеннән эш вакытында файдалану өчен 2020 елда яңа машиналар тапшырылды.
Олы Тархан, Келәш, Монастырский, Урюм авыллары җирлекләре 2020 елда 1 500 000шәр сум республика гранты алды. Бу акча авыл җирлекләренең ихтыяҗлары өчен тракторлар сатып алуга һәм территорияләрне төзекләндерүгә файдаланылды.
Тәтеш муниципаль районы Советы Аппаратының оештыру бүлеге мәгълүматлары буенча
фото: архив/Авангард
Нет комментариев