Тәтеш районы хәрби комиссариаты Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фоторәсемнәрен җыя
Җәмгыять

Тәтеш районы хәрби комиссариаты Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фоторәсемнәрен җыя

Җыелган фотоматериалларны төзеләчәк храмда сугыш турындагы мозаикалы картиналарда файдалану планлаштырыла.

(Тәтеш, 27 гыйнвар, «Тәтеш таннары»). Мәскәү янында 2020 елда төзеләчәк храм территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына “Хатирәләр юлы, 1418 адым” дип исемләнгән универсаль мультимедия­ле музей комплексы ясау планлаштырыла, анда сугышчылар турындагы мәгълүматлар урнаштырылачак. Җыелган фотоматериалларны төзеләчәк храмда сугыш турындагы мозаикалы картиналарда файдалану планлаштырыла. 

РФ Оборона министрлыгы сугышта катнашучылар турындагы ышанычлы материалларны эзләү һәм системалаштыру буенча эшләр оештырды. Бүгенге көндә проект өчен мәгълүматлар базасын булдыру эшенә керешкән Тәтеш хәрби комиссариаты хезмәткәрләре алдында якташлар хакында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүматлар җыю бурычы тора. Гаиләләрендә Бөек Ватан сугышында катнашучылар булган тәтешлеләр аларның фоторәсемнәрен һәм хәрби хезмәт узу турындагы мәгълүматларны тәкъдим итә алалар, адресы: Тәтеш, Свердлов урамы, 67нче йорт, 26нчы бүлмә. Элемтәгә керү өчен телефон: 8(84373) 2-52-96.


Нет комментариев