Тәтеш районы Олы Шәмәк авылындагы картлар интернат-йортыннан чыгып киткән
ИГЪТИБАР! ЭЗЛИЛӘР!
(Тәтеш, 21 август, "Тәтеш таннары").
Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге хәбәр итүенчә, 2021 елның 30 июлендә 16 сәгатьтә Тәтеш районы Олы Шәмәк авылындагы картлар интернат-йортыннан СТАЦЕНКО ВАСИЛИЙ НИКОЛАЕВИЧ (01.02.1952 елда туган) чыгып киткән һәм хәзерге вакытка кадәр әйләнеп кайтмаган.
Ак сызыклы спорт чалбары, футболка, кара төстәге җәйге аяк киеме кигән. Уртача буйлы, чал чәчле.
Килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, 31 июльдә аны төш вакытында Тәтеш-Буа автоюлының Кушкуй авылы ягындагы юл буенда күргәннәр. Үзе белән документлары, акчасы, телефоны юк. Аның хәтере югала торган булган. Элек ул Лаеш районында яшәгәнлектән, үзенең яшәү урыны буенча китәргә дә мөмкин. Әгәр күрүчеләр яки берәр мәгълүмат белүчеләр булса 02,102, 8(84373) 2-87-28 телефоннары буенча хәбәр итүегез сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев