Тәтеш районына Казан һәм Татарстан митрополиты килде
Тәтешлеләр митрополит Кириллны гөлләмәләр белән каршыладылар, аннары дин әһеле шәһәребезнең Троицк чиркәвендә дога укыды, гыйбадәт кылды.
(Тәтеш, 20 август, "Тәтеш таннары").
Тәтешлеләр митрополит Кириллны гөлләмәләр белән каршыладылар, аннары дин әһеле шәһәребезнең Троицк чиркәвендә дога укыды, гыйбадәт кылды.
Митрополитны Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков сәламләде.
Догалар укылганнан соң, мәртәбәле кунак православие динендәгеләргә вәгазь белән мөрәҗәгать итте һәм барлык христианнарга рух күтәренкелеге, иминлек, җитешлек, тынычлык теләде.
Татарстан митрополитының килүе православие динендәге район кешеләре өчен әһәмиятле вакыйга булды. Чиркәүгә килгән һәр кеше бу көнне үзе белән якты хисләр алып китте, бу очрашу алар хәтерендә озак сакланыр.
– Дин бер-беребезгә карата хөрмәт һәм килешеп яшәү өчен кирәк, күп милләтле халык яши торган Тәтеш районы моңа ачык мисал, – диде гыйбадатханәгә килгән Елена.
– Митрополитның килүе безнең йөрәкләрдә рухи шатлык калдырды, – дип уртаклашты авыл кешесе Сергей.
Эшлекле сәфәр кысаларында митрополит Кирилл Троицк чиркәве протоиерие Валентин Кострин озатып йөрүендә шәһәребезнең Көньяк микрорайонында урнашкан Крестовоздвиженский храмында һәм Тәтештә Александр Невский хөрмәтенә төзелгән кәшәнәдә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев