Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Тәтеш  районындагы башлангыч мәктәпнең иң яхшы укучысы- 2020”

Районның тугыз мәктәбеннән унбер дүртенче сыйныф укучысы әлеге исем өчен ярышты.

(Тәтеш, 21 март, “Тәтеш таңнары", Лина Тихонова). Тәтеш татар урта мәктәбе базасында “Тәтеш районындагы башлангыч мәктәпнең иң яхшы укучысы-2020” бәйгесе булып узды.

Районның тугыз мәктәбеннән унбер дүртенче сыйныф укучысы әлеге исем өчен ярышты. Катнашучыларның һәркайсы үзенә тәкъдим итү ясады, үзен интеллектуаль бәйгедә һәм “Ветеранга открытка” бәйгесендә күрсәтте. 

Талантлы мәктәп укучылары бәйге барышында сәләтләрен ача алды, мавыгулары һәм казанышлары хакында сөйләде. Балаларның чыгышларын гадел жюри бәяләде, аларга райондагы иң яхшы мәктәп укучыларының иң яхшыларын аерып алу читенгә туры килде. “Чыгышлардан ачыкланганча, һәр бала аерым бер үзенчәлеккә ия, әмма аларның барысын да Ватанга, гаиләгә мәхәббәт берләштерә, алар ветераннардан үрнәк ала һәм аларга тыныч күк йөзе өчен рәхмәтле, шулай ук үз халыкларының мәдәниятен һәм казанышларын кадерли”, – диде тантанада катнашкан районның мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, Тәтештәге 2нче урта мәктәптән Камилла Вагина “Интеллектуал” номинациясендә 1нче урын алган өчен диплом белән бүләкләнде, Тәтештәге 1нче урта мәктәптән Аделина Трифонова 2нче булды, Тәтеш татар урта мәктәбеннән Чулпан Мингалиева – өченче. Катнашучылар шулай ук түбәндәге номинацияләр буенча дипломнар белән бүләкләнде: Тәтештәге 1нче урта мәктәптән Камилла Павлушинаның жюри призы; Киртәле мәктәбеннән Елена Абраконова иң яхшы портфолионы тәкъдим итте; Тәтештәге 2нче урта мәктәп укучысы Ульяна Васина үзенә иң яхшы тәкъдим итү ясады һәм тамашачы мәхәббәте призын алды. Катнашучыларның барысына да истәлекле призлар ­тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев