Район башкарма комитеты мәгариф бүлеге хәбәр иткәнчә, аны 135 мәктәп укучысы алачак.
(Тәтеш, 22 апрель, «Тәтеш таңнары») “Мәктәп укучылары кайнар ризык белән 1 укучыга һәрбер уку көненә 7 сум 70 тиен күләмендәге субсидия хисабына карап тәэмин ителә. Әлеге акчалар райондагы мәктәп укучыларына читтән торып уку тәмамланганнан соң тиешле сумма буенча азык-төлек җыелмасы төрендә яки уку йортына чыккач балаларның көндәлек ашамлык күләмен арттыру белән компенсацияләнә, – дип хәбәр итә белгечләр. – Гаиләдә 4 һәм аннан күбрәк бала, сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле булу сәбәпле, өйдә белем ала торган балалар район бюджетыннан
25 сумга исәпләнгән кайнар ризык белән тәэмин ителә. Әлеге балаларга хәзерге вакытта азык-төлекләр җыелмасы тапшыру оештырыла, аны тараткан вакытта коронавирусны профилактикалау чаралары үтәлә”.
Нет комментариев