Бу бәйрәм яз килүен һәм Яңа ел башлануын символлаштыра.
(Тәтеш, 21 март, “Тәтеш таңнары"). Тәтеш шәһәренең «Сабый» балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.
Бу бәйрәм яз килүен һәм Яңа ел башлануын символлаштыра. Традиция буенча бу көнне халык күңел ача һәм бер-берсен котлый. Бәйрәм никадәр күңеллерәк һәм шатлыклы узса, кешеләргә ел шулкадәр юмартрак булачак.
Балалар зур теләк белән «күбәләкләр һәм чәчәкләр», «ручек», «Корабликлар», «учак аша сикерү»кебек барлык уеннарда һәм эстафеталарда катнаштылар.
фото: «Сабый» балалар бакчасыннан бирелде
Нет комментариев