“Тәтеш таңнары”н балачактан ук яратып укыйм
Тормышымны район гәҗитеннән башка күз алдына да китерә алмыйм.
(Тәтеш, 4 июль, "Тәтеш таңнары"). Тормышымны район гәҗитеннән башка күз алдына да китерә алмыйм. Атнага ике тапкыр хат ташучының “Тәтеш таңнары”н китерүен көтеп торам.
Район гәҗите бигрәк тә күңелгә якын. Анда җирлектәге яңалыклар яктыртыла, игъланнар бик кызыксындыра. Авыл хуҗалыгы тормышы, хезмәт куючы тырыш кешеләр, ихтирамга лаек райондашлар хакындагы язмаларны яратып укыйм. Аш-су серләре дә безгә, хуҗабикәләргә, бик кирәк. Тормыш-көнкүреш, гаилә турындагы мәкаләләр ешрак бастырылсын иде.
“Тәтеш таңнары” бик эчтәлекле, бик ошый. Район гәҗите хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар юлдаш булсын, матур язмалар белән сөендереп торыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев