Тәтеш яңалыклары
Андрей Сурков мактау грамотасы белән бүләкләнде.
(Тәтеш, 2 октябрь, «Тәтеш таңнары»). Районның суд системасында намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен Татарстан Республикасының Тәтеш район суды рәисе Андрей Георгиевич Сурков Тәтеш муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
РФ Президенты Указы (№ 540, 23 сентябрь, 2018 ел) белән ТР Тәтеш район суды рәисе итеп Сергей Геннадьевич Борисов билгеләнде.
Актив киңәшмәсендә район башкарма комитеты һәм Советының узган атнадагы эшенә нәтиҗә ясалды; оператив хәл һәм район территориясендә гражданнар оборонасы буенча күнекмәләр уздыру турындагы мәгълүматлар тыңланды; “ТР РТТҮ” РТРЧ филиалы һәм “ТР буенча Россия МЧС КСДИ” ФКУның Кама Тамагы инспекторлык участогы эшчәнлеге, шулай ук районның крестьян-фермерлык эшчәнлеге анализланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев