Тәтеш үзәк район хастаханәсендә бүгенге көндә наркотик кулланучы 14 кеше исәптә тора
Наркомания – ул тилерү хәленә җиткерә торган наркотик матдәләр куллану.
(Тәтеш, 26 июнь, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш үзәк район хастаханәсендә бүгенге көндә наркотик кулланучы 25тән алып 45 яшькә кадәрге 14 кеше исәптә тора.
Район хастаханәсенең табиб-наркологы Наталья Ляченкова әйтүенчә, кешеләрнең наркотик куллануына берничә сәбәп бар.
Тыелу. Психоактив матдәләр күбрәк тыелган саен, аңа тартылу да көчлерәк. Әгәр матдәләрне белгечләр билгели икән, аларның зыяны юк дип уйлау, наркотиклар алу ысулын эзләүгә этәрә.
Ямансулыкны бетерү теләге. Ямансулык – кешеләрнең наркотикларга бәйле булу сәбәпләренең берсе. Шундый халәттән чыгуның башка ысуллары барлыгын алар аңламый.
Маҗараларга омтылу. Наркотиклар кайберәүләр өчен “күңел ачу” маҗарасына әверелә. Югыйсә алар арасында бернинди уртаклык та юк.
Кумирлар-наркоманнарга охшау теләге. Барлык йолдызларның да аларга табына торган фанатлары бар. Әгәр кумир – наркоман икән, аңа табынучылар наркотиклар дөньясына кереп чумарга мөмкин.
Татып карау теләге. Бер тапкырдан гына берни дә булмаячак дип уйлаучы кешеләр бар. Әмма наркотикны хәтта бер генә тапкыр кулланып та, кешедә наркотикларга бәйлелек булырга мөмкин. Яраклашу теләге. Күпләр танылган компаниядә булырга хыяллана. Алар яраклашу теләге белән наркотиклар куллана башлый һәм тозакка эләгә.
Каршылык булдыру теләге. Күңел кичерешләре соңгы чиккә җиткәндә ачу чыга, һәм, наркотиклар куллану – каршылык күрсәтүнең бер ысулы. Стресс белән көрәшүнең нәтиҗәлерәк алымнары да бар.
Олыгаеп җитүне күрсәтү теләге. Яшүсмерләр олыларга барысы да рөхсәт ителә, дип уйлый. Балаларга нәрсәне дә булса эшләү тыелса, алар ачу хисләре кичерә. Андый очракта кайберләре наркотиклар куллана башлап, олыгайдым дип хис итә.
Мәшәкатьләрдән арыну теләге. Бу – наркотикларга тартылуга сәбәпче. Һәм кыска вакытлы “җиңеләю” мизгелләре өчен психоактив матдәләрне зарарсыз куллану гомергә куркыныч янаган газаплы бәйлелеккә китерә.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев