Чәршәмбе көнне пристаньга, нәкъ төш вакытында, бортында сигез кешелек командасы булган кояш батареяларында эшләүче катамаран туктады.
(Тәтеш, 5 август, «Тәтеш таңнары», Елена Калашникова, автор фотосы). Санкт-Петербургтан килгән экспедиция маршрутында Тәтеш чираттагы пункт булды, аның максаты – су транспортында экологик технологияләрне алга җибәрү, яшьләрне фәнни-техник иҗатка тарту, илнең су ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтне киң җәелдерү һәм су транспортын үстерүгә игътибарны җәлеп итү.
“Юлыбыз Россиянең егерме төбәге аша уза. Бу кояш батареяларында елга буйлап йөрүнең иң озын маршруты, хәзерге вакытта без инде 3700 чакрым үттек. Команданың составы даими алышына. Экипаждан тыш, бу галимнәр һәм тикшерүчеләр. Озынлыгы 11,5 метрлы һәм киңлеге 6,5 метрлы катамаран ике метрга кадәрге дулкыннарга бирешмәскә мөмкин. Судноның түбәсе кояш батареяларыннан тора, алар электр эшләп чыгаралар. Алар бер көндә 30дан алып 70 киловаттка кадәр энергия яга, бу хәрәкәт итәргә дә, тормыш-көнкүрештәге кирәк-яракларга да җитә. Безнең планда – Әзәрбайҗан, Дагыстан, Иранга бару. Экспедициянең ябылуы 1 сентябрьгә планлаштырылган, ул Әстерханда булачак. Ә инде киләсе елда судно Санкт-Петербургка кайтачак”, – дип сөйләде экспедиция җитәкчесе Евгений Казанов.
Көн эссе булуга карамастан, пристаньга әти-әниләре белән килгән балалар шактый җыелды. Аларның катамаранны ярдан күрү мөмкинлеге генә түгел, суднода рәхәтләнеп йөрү, каюталарны карап чыгу һәм команданың үзенчәлекле көнкүреше турында күп кенә кызыклы әйберләрне ишетү бәхете дә насыйп булды. “Рәхәтләнеп утырып йөрдем, миңа бик ошады”, – дип уртаклашты биш яшьлек Максим Солдатов, ярга чыккач.
Экспедициядә катнашучыларны тәтешлеләрнең кунакчыллыгы һәм сөенеп каршылаулары аеруча да сокландырды.
Нет комментариев