Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешкә электр двигательләрендә һәм кояш батареяларында эшли торган катамаран киләчәк

Экспедицияне оештыручылар вәгъ­дә иткәнчә, көн дәвамында тәтеш­леләр үзенчәлекле катамаранда ял итә.

(Тәтеш, 23 июль, «Тәтеш таңнары»). Районның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2018 елның 30 июлендә “Экодулкын” экспедициясенең оештыру комитеты Россия инженерларының бердәнбер эшләнмәләре – электр двигательләрендә һәм кояш батареяларында эшли торган катамаранны тәкъдим итәчәк, шулай ук “Инженерлык бәйгеләре һәм ярышлары” проекты кысаларында уза торган экспедицияләр, Маринет Милли технология инициативаларының “юл картасы” турында сөйләячәк.

Экспедицияне оештыручылар вәгъ­дә иткәнчә, көн дәвамында тәтеш­леләр үзенчәлекле катамаранда ял итә, экспедициянең идея илһамчылары, оештыручылар һәм экипажлар белән аралаша, Россиядә һәм дөньяда энергияне альтернатив чыганаклардан файдалану турында белә алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев