Тәтешле Наталья Храменкова кызлар ­арасында ирекле көрәш буенча Россия Беренчелегендә җиңү яулады
Җәмгыять

Тәтешле Наталья Храменкова кызлар ­арасында ирекле көрәш буенча Россия Беренчелегендә җиңү яулады

Талантлы спортчы ­Диплом, медаль һәм истәлек кубогы белән бүләкләнде.

Тренер Сәгыйть Ибраһимов ­призерны әзерләгәне өчен Россия Федерациясе Спорт ми­нистрлыгының I дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде.
– Натальяның шундый яхшы нәтиҗәгә ирешә алуы бик сөендерә. Ул үзенең көчен һәм халыкара турнирларга әзер булуын күрсәтте. Бу сайлап алу ярышлары булды. Наталья хәзер Европа һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге ярышларга барачак, – диде Сәгыйть Габдерәүф улы. Ярышлар шушы араларда Мәскәү янындагы ­Наро-Фоминскида узды.   

 


Нет комментариев