Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешле ничек итеп ярты миллионнан мәхрүм калган

Полициянең бертуктаусыз кисәтүләренә, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларына карамастан, безнең район территориясендә социаль алдакчылар бар.

Талаулар еш кына пластик картаны блокировкадан чыгарабыз, сатып алынган дарулар өчен акчаны кире кайтарабыз, якыннарыңа, гаилә әгъзаларыңа ярдәм күрсәтәбез, тормышта авыр хәлдә калдым дигән сылтаулар астында башкарыла. Шунысы аеруча да борчу тудыра, алар кармагына күбрәк социаль якланмаган халык катламына кергән өлкән яшьтәге кешеләр эләгәләр.
Россия Эчке эшләр минис­трлыгының Тәтеш районы бүлеге хәбәр иткәнчә, быелның 28 мартында полициягә бер авылда яшәүче 64 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Һәм 2015 елның декабрендә аның кәрәзле телефонына таныш булмаган кеше шалтыратуын, үзен кулланучылар хокукын яклау хезмәтендә эшләүче дип таныштыруын әйтә. Шалтыратучы, пенсионер хатынга 2008 елда сатып алынган дару препаратлары өчен 80 мең сум күләмендә компенсация түләнергә тиешлеген, акча күчерү өчен банк картасының номеры кирәклеген белдерә. Ышанучан ханым картасының номерын да, кодын да тапшыра, ул аңа СМС-хәбәр аша килә. Шулай итеп, явыз ниятле бәндә мобиль банкка керү мөмкинлегенә, әлбәттә инде, күрсәтелгән картага гына түгел, шулай ук барлык счетка да ия була һәм 505 мең сум акчаны үз кулына төшерә.
Хөрмәтле укучылар! Әгәр сезгә шундый шалтыратулар булса, барлык мәгълүматларны ныклап тикшерегез, беркайчан да СМС-хәбәр аша үзегезнең банк картасы мәгълүматларын һәм исәп-хисап счетларын җибәрмәгез, алдакчылар ятьмәсенә эләкмәгез! Әгәр хокук бозулар турында нинди дә булса хәбәр билгеле булса, 02 яки 2-87-28 телефоны буенча полициягә, яисә үзегезнең участок полициясе уполномоченныена мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев