Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтешле сорый: Өлкән кешеләр өчен махсус бүлмә барлыгы турында ишеттем. Шул хакта языгыз әле

Сезнең сорау – безнең җавап

(Тәтеш, 18 июль, "Тәтеш таңнары"). “Өлкән кешеләр өчен махсус бүлмә барлыгы турында ишеттем. Шул хакта языгыз әле. Әлеге сорау бары тик мине генә кызыксындырмый торгандыр, мөгаен”, – дип редакциягә шалтыратты тәтешле Гөлсинә Р.

“Безнең хастаханәдә шундый бүлмә бар. Ул гериатрия дип атала. Гериатрия ярдәме бүлмәләре безнең респуб­ликада “Демог­рафия” илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында булдырыла. Махсус гериатрия ярдәмен үстерү – өлкән кешеләр өчен медицина ярдәме оештыруның, нигездә, аларның физик сәләтен һәм функциональ активлыгын саклауга, торгызуга юнәлдерелгән мөһим юнәлешләрнең берсе, – дип хәбәр итә Тәтеш үзәк район хастаханәсенең баш табибы Ринат ­Салаватуллин. 

– Тәтеш районында күп  факторлар ярдәмендә гомер озынлыгы артты. Сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү белән күп яктан уңайлы динамикага ирешә алдык. Өлкәннәрнең күпчелегенең уртача алганда 2-3 хроник чире бар, аларның сәламәтлеге табигый картаю барышы белән дә катлаулана. Өлкән кешеләрнең сәламәтлек торышы еш начарлану аларның физик активлыгы, тирә-юнь дөньяга кызыксынуы кимүгә китерә. Пенсионерларның күбесе гади генә аралашуга да мохтаҗ. Аерым игътибар һәм һәрьяклап якын килү табибларга шундый авырулар белән элемтәгә керүне җайга салырга ярдәм итә. Гериатрия бүлмәсе картлык астениясен ачык­ларга да булыша.

Район җитәк­челеге ярдәмендә бүлмә барлык кирәкле җиһаз, заманча җайланмалар белән ­тулыландырылды.

Әлеге бүлмәдә эшләр өчен махсус кадрлар кирәк. “Гериатрия” белгечлеге буенча безнең тарафтан һөнәри яктан яңадан әзерләүгә дүрт айлык курслар планлаштырылган иде, әмма пандемия үз төзәтмәләрен кертте. Ничек кенә булса да, безнең докторлар – гомумтәҗрибә табиблары җитәрлек белемгә ия һәм зарурилык булганда сыйфатлы ярдәм күрсәтәчәк”.        

фото: архив/Авангард
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев