Тәтешле сорый: Әҗәтне ничек кайтарырга?
Тәтеш районы прокуратурасы аңлата.
(Тәтеш, 4 март, “Тәтеш таңнары”).
– Танышыма 25 000 сум акча биргән идем. Моның белән беррәттән ул расписка язган иде, анда бурыч 3 ай дәвамында кире кайтарылырга тиеш дип күрсәтелгән. Тик танышым билгеләнгән вакытка акчаны кире кайтармады, әҗәтен кире кайтару турындагы сорауга җавап бирүдән читләшә. Миңа акчамны ничек кире кайтарырга? – дип сорый шәһәрле
Эльвира И.
Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:
– РФ ГКның 810нчы маддәсе 1нче пункты нигезендә, бурычка алучы акча бирүчегә әҗәтен бурыч килешүендә каралган вакытка һәм тәртиптә кайтарып бирергә тиеш.
РФ ГКның 811нче маддәсе 1нче пункты нигезендә, бурыч суммасын вакытында кайтармаган очракта, бу суммага процентлар бурычка бирүчегә кире кайтарылган көннән алып, законда яки бурыч килешүендә башкасы каралмаган булса, аны кире кайтарган көнгә кадәр түләнергә тиеш. Күрсәтелгән процентларның күләме, Россия Банкының тиешле вакытка гамәлдә булган төп ставкасы белән билгеләнә.
РФ ГКның 811нче маддәсе 2нче пункты нигезендә, бурыч килешүендә акчаны өлешләп кайтару (кичектереп түләү) каралган булса, бурычка акча алучы әҗәтнең чираттагы өлешен кире кайтару өчен билгеләнгән вакытны бозган очракта, акча биреп торучы, акчадан файдаланган өчен процентлар белән бергә калган бурычның суммасын вакытыннан алда кайтаруны таләп итәргә хокуклы.
РФ ГПКның 23нче маддәсе нигезендә, милек бәхәсләре буенча гражданнар эшләре илле мең сумнан артмаганда җәмәгать судьясы тарафыннан каралырга тиеш, ә илле мең сумнан артык булганда район суды тарафыннан карала. Дәгъва, РФ ГПКның 28нче маддәсе нигезендә, җавап бирүченең яшәү урыны буенча тапшырыла.
Сөйләгәннәрдән күренгәнчә, сезнең һәм танышыгыз арасында бурычка акча бирү килешүе буенча хокукый мөнәсәбәтләр урнашкан диярлек, шуңа күрә сез танышыгыздан төп бурычны һәм процентларны түләттерү турындагы гариза белән судка мөрәҗәгать итә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев