Конкурс “Чикләрсез балачак” Халыкара фестивале кысаларында узды.
(Тәтеш, 31 май, "Тәтеш таннары"). “Яшь могҗиза тудыручылар” республика сынлы сәнгать һәм нәфис-гамәли иҗат конкурсында 1 урын алганы өчен Нуриева Диана диплом белән бүләкләнде. Аны Өстәмә белем бирү үзәге хәбәр итә.
Ул Тәтеш районы “Өстәмә белем бирү үзәгенең” “ Уенчыклар дөньясы” (укытучы Глотова Г.Г.) берләшмәсе укучысы. Конкурс “Чикләрсез балачак” Халыкара фестивале кысаларында узды. Диана һәм педагогны җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Нет комментариев