Район “Тәтеш таңнары” гәҗите сайтында “Натюрморт” жанрында фоторәсемнәр бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
(Тәтеш, 10 декабрь, "Тәтеш таңнары, Алсу Җиһаншина, Энҗе Газизова фотосы). Исегезгә төшерик, фотобәйге Тәтеш таңнары сайтында үткәрелде. Барлыгы 14 эш җибәрелде. Бәйгенең төп үзенчәлеге шунда иде, катнашучылар “Натюрморт” жанрында композиция ясарга, фотога төшерергә һәм бәйге эшен гәҗит сайтына урнаштырырга тиеш иде.
Һәрбер композициянең чынлап та үзенә бер төрле матур булуын билгеләп үтәсе килә. Мәсәлән, Алексейның эше яңа ел рухында башкарылган: аның композициясендә чыршы да, яңа ел уенчыклары да бар. Маринаның фоторәсеме игътибарга лаек, анда күңелләрне ымсындырып торган төрле җиләк-җимешләр белән ваза сурәтләнгән. “Тәтеш таңнары” сайтының “Бәйгеләр” кушымтасында күп кенә башка кызыклы фотосурәтләр урнаштырылды.
Җиңүче сайтта тавыш бирү юлы белән билгеләнде. Аңа Гөлнара Ганиеваның “Офык нурларында керпе” дип исемләнгән эше лаек дип танылды (58 тавыш). Җиңүчегә исемле грамота һәм приз тыпшырылды.
Нет комментариев