Балалар Сабан туе уза торган урындагы урман территориясен чүп-чардан арындырдылар һәм бер капчык имән чикләвеге җыйдылар.
(Тәтеш, 28 сентябрь, «Тәтеш таңнары»). “Урман атнасы – 2018” кысаларында Тәтештәге 1нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучылары класс җитәкчесе Ирина Фирсова һәм биология укытучысы Наилә Гафарова белән берлектә “Чиста урман” һәм “Тәтеш имәнлекләрен саклыйк” экология акциясендә катнаштылар.
Районның урманны саклау һәм яклау инженеры Александр Мерзлов, участок урманчысы Рәис Абдрахманов мәктәп укучыларына бөтен республика буенча үтә торган “Урман атналыгы” акциясе турында, урман киңлекләренә бары тик сакчыл мөнәсәбәт кенә түгел, шулай ук аларны саклау һәм арттыру кирәклеге хакында сөйләделәр, үзләренә дә акцияләрдә турыдан-туры катнашырга тәкъдим иттеләр.
Балалар Сабан туе уза торган урындагы урман территориясен чүп-чардан арындырдылар һәм бер капчык имән чикләвеге җыйдылар. “Әлеге орлыклардан без урман питомнигында имән үсентеләре үстерәчәкбез, алар утыртуга тотылачак, – дип мөрәҗәгать иттеләр ярдәмчеләренә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, – сез безнең гаҗәеп матур табигатьле ягыбызның урманнарын торгызуга зур өлеш керттегез”.
Нет комментариев