Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләр грамота белән бүләк­ләнделәр

Хезмәтләрен хөрмәтләп.

 

(Тәтеш, 20 март, “Тәтеш таңнары").

Тәтештәге гражданнарны яклау көллиятенең татар тел укытучысы Арсланова Сәлимә Сәлах кызы Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты Рәхмәте белән бүләкләнде.

Киртәле урта мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Абраконова Галина Васильевна Татарстан Рес­публикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белән бүләкләнде.

Богдашкино фельдшер-акушерлык пункты мөдире Сорокина Ольга Петров­на ТР Дәүләт Советы рәи­сенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

“Нур” агрофирмасының машина белән саву операторы Салиева Раилә Нуртдин кызы Татарстан Респуб­ликасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Татарстан Респуб­ли­касының Финанс ми­нистр­лы­гы Рәхмәте бе­лән бүләкләнделәр: Елисеева Екатерина Николаевна, Тәтеш районы финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары; Семенычева Илсөяр Шәүкәт кызы, Тәтеш районы финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге начальнигы урынбасары.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау ко­мис­сиясенең ­Мактау грамотасы белән бүләк­ләнделәр: Борисова Галина Геннадьевна, Тәтеш районы территориаль сайлау комиссия­се әгъзасы; Свидетелева Елена Михайловна, Тәтеш районының участок сайлау комиссиясе рәисе.   

Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Дружинина Татьяна Михайловна Тәтеш муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев