Тәтешлеләр кеше хокуклары буенча уполномоченныйга нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр икән?
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча уполномоченныйның Тәтеш районындагы иҗтимагый ярдәмчесе Инна Гавчева шул хакта сөйләде.
(Тәтеш, 20 апрель, «Тәтеш таңнары») – Инна Владимировна, районыбызда яшәүчеләр Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча уполномоченный аппаратына еш мөрәҗәгать итәме?
– Республика буенча мөрәҗәгать итүчеләрнең исәбе 2019 елда меңнән күбрәккә артты һәм 4713не тәшкил итте.
Тәтеш районында 14 кеше сораулар белән мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьләр төре үзгәрмәде диярлек. Аларның күпчелек өлеше хезмәт, торак мөнәсәбәтләре, сәламәтлекне саклауга һәм медицина ярдәменә хокукны тәэмин итү сораулары, белем алуга хокук, социаль ярдәм чараларын алуга хокук белән бәйле. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча аңлатмалар бирелә, яисә төгәл мәсьәлә хәл ителә.
– Республикада “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы ярдәмендә кешеләрнең күп мөрәҗәгатьләре тиз арада чишелә. Тәтешлеләр анда белдерү-гаризаларны юллыймы?
– “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына Тәтеш районында яшәүчеләрдән узган елда 23 белдерү-гариза керде: 7се – территорияләрне төзекләндерү буенча, 13е – федераль һәм муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау буенча, 2се “хуҗасыз хайваннар”га кагылышлы, 1се тиешсез чүплек хакында. Әлеге мәсьәләләрнең күпчелеге хәл ителде.
– Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча уполномоченныйның иҗтимагый ярдәмчесе эшчәнлегенә тагын нинди сораулар килә?
– Гражданнар мөрәҗәгатен караудан тыш, кешеләрнең хокукый белеме буенча эшләр уздырыла. Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге белән бергәләп өлкән буын Университетын тыңлаучылар өчен хокукый белем мәктәбе дәресләре, чакырылышлар һәм аларның ата-аналары өчен хокукый белем мәктәбе дәресләре уздыру тәҗрибәсе дәвам иттерелә.
Матур гадәт буенча, Халыкара кеше хокуклары көнендә – 10 декабрьдә мәктәптә кеше хокуклары буенча бердәм дәрес үткәрәм.
Район прокуратурасы белән берлектә биналарның законлымы икәнлегенә һәм Тәтеш районы эчке эшләр бүлегендә гражданнарның вакытлыча изолятор урыннарын карауга һәрдаим тикшерү уздырабыз.
– Тернәкләндерүнең техник чаралары (ТТЧ) белән вакытында тәэмин итмәү – билгеләнгән тәртиптә инвалид дип танылган гражданнарның әрнүле темаларының берсе. Безнең районда тернәкләндерүнең техник чараларын тәэмин итү буенча эшләр ничегрәк тора?
– Тәтеш районында 2019 елда 14нче санлы социаль иминиятләштерү фонды филиалы тарафыннан шифаханә-курортта дәвалануга 73 юллама бүлеп бирелде, ТТЧ тәэмин итүгә 490 гариза кабул ителде, 400 гариза башкарылды, тәэмин ителеш 81,6 процент тәшкил итте.
Тернәкләндерүнең техник чараларын тәэмин итү мәсьәләләре буенча без республиканың социаль иминиятләштерү фонды белән тыгыз элемтәдә торып эшлибез һәм гражданнарга даими консультацияләр үткәрәбез.
– Сез үзегезнең иҗтимагый эшчәнлекне башка оешмалар һәм җаваплы хезмәтләр белән бергә уздырасыз, дип ышанам.
– Әйе, әлбәттә. Кеше хокуклары буенча уполномоченныйның иҗтимагый ярдәмчесенең эше аерым гына үткәрелми. Хокук саклау эшчәнлеге ел дәвамында дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар, гаммәви мәгълүмат чаралары белән үзара ярдәмләшеп тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев