Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләр мөһим даталарны бәйрәм иттеләр

Интернет-марафоннар, акцияләр, күргәзмә, экскурсияләр: Тәтеш районында Халыклар бердәмлеге көне һәм республикабызның Конституциясе көне менә шулай узды.

(Тәтеш, 11 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Бәйрәм концертлары быел пандемия аркасында онлайн тәртиптә үтте. Шулай итеп, бәйрәмнәр уңаеннан Тәтештәге район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан музыкаль интернет-марафоннар башланып китте, шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр, төрле яшьтәге якташларыбыз да анда Татарстан Республикасы халыклары телендә җырлар башкардылар, музыкаль номерлары белән видеоязмаларны социаль челтәрләргә урнаштырдылар. Онлайн эстафетаны районның барлык мәдәният йортлары да хуплап алды. “Щусам” чуаш вокаль ансамбле (район мәдәният йорты) бәйрәм көннәрендә “Татарстан – безнең йорт” республика этномәдәни фестиваленең гала-концертында катнашты һәм фес­тиваль лауреаты Дипломы белән бүләкләнде. Район мәдәният йортында Тәтештәге 2нче урта мәктәптә оештырылган мәктәп яны лагеренә йөрүчеләр өчен “Дус халык­лар гаиләсе” дип исемләнгән милли марафон үткәрелде.
Тәтеш ягы тарихы музее коллективы “Бердәм табын янында – милли төрдәге кичке аш” дигән онлайн чара оештырды, районыбызда яшәүче дүрт милләт вәкилләре анда рус, татар, чуаш һәм мордваларның төп ризыклары хакында сөйләделәр һәм тәмле ашамлыклар әзерләделәр. Видеоязманы музейның социаль челтәрләрдәге төркемнәреннән карарга мөмкин.

Мәктәп яны балалар лагерьләрендә бәйрәм уңаеннан тематик әңгәмәләр һәм мастер-класслар булып үтте. Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучылары өчен Халыклар дуслыгы йортында “Бердәм гаиләдәй” дип исемләнгән экскурсия уздырылды. Балалар өчен аны татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова уздырды. Тәтештәге 2нче урта мәктәптән “Форпост” яшьләре Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Сәлам, күрше!” дигән акция оештырды. Шәһәрнең үзәк паркында, бәйрәм чаралары үткәргән вакытта, “Форпост” активистлары районда яшәүчеләргә Тәтеш районындагы авыл җирлекләренең тарихын  белүдәге белемнәрен тикшереп карарга тәкъдим иттеләр. Кешеләр теге яки бу җирлекләргә, аларның фикере буенча, нинди милләтләр нигез салганлыгы турындагы мәгълүматлары белән уртаклаштылар, шулай ук милли ризыклар пешерү серләре белән бүлештеләр.

Балалар сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган “Татарстаным, чәчәк ат!” дип исемләнгән иҗади эшләр күргәзмәсе оештырылган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев