Тәтешлеләр район “Авангард” газетасы баш мөхәррире белән хушлаштылар
Тәтеш үзәгендә узган матәм чарасында йөздән күбрәк кеше: Тәтеш районы җитәкчелеге, предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре, Татарстанның журналистлар берләшмәсе катнашты.
(Тәтеш, 13 август, "Тәтеш таннары").
Чәршәмбе көнне “Авангард” газетасы баш мөхәррире Инга Сәфәрова белән хушлашу
мәрасиме булды.
Тәтеш үзәгендә узган матәм чарасында йөздән күбрәк кеше: Тәтеш районы җитәкчелеге, предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре, Татарстанның журналистлар берләшмәсе катнашты.
Матәм митингын Тәтеш районы Советы аппараты җитәкчесе Альберт Гасимов ачып җибәрде.
Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков үзенең чыгышында район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән мәрхүмәнең якыннарына һәм туганнарына кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде.
Хезмәттәшләре һәм танышлары Инга Валериевна турында киң күңелле, мәрхәмәтле, үз эшенең остасы буларак сөйләделәр. ТР журналистлар Берлеге рәисе Илшат Әминов Инга Сәфәрованың үз эшенә аеруча да тугры булуын, районның журналистлар оешмасы эшчәнлегенә өлеш кертүен билгеләп үтте.
“ТАТМЕДИА” АҖ медиа директоры Әлфия Әдиятова Инга Валериевнаның коллективны нәтиҗәле эшләргә юнәлдерү осталыгына ия, зиһенле җитәкче булуы хакында чыгыш ясады.
Тәтеш ягы тарихы музее директоры Наталья Понедельникова Инга Валериевнаның берничә ел дәвамында музейга кайбер проектларны тормышка ашыруда ярдәм итүе хакында сөйләде, аның максатчанлык, кешелеклелек, эчкерсезлек һәм ярдәмчеллек кебек сыйфатларына басым ясады.
“Авангард” газетасы баш мөхәррире Инга Сәфәрова туган ягының чын ватанпәрвәре иде, шәһәрне һәм анда яшәүчеләрне яратты, Тәтеш районының иҗтимагый тормышында актив катнашты.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев