Җәмгыять

Тәтешлеләр республикада сабан культуралары чәчү буенча алдынгылар өчлегендә

Тәтеш аграрийлары яхшы темп белән эшлиләр.

(Тәтеш, 21 май, "Тәтеш таңнары"). Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, 46429 гектарда сабан чәчүе төгәлләнгән.

Тәтеш механизаторлары югары темпта эшләделәр – бу респуб­лика буенча өченче күрсәткеч.

Чөгендерчеләр шулай ук 5788 гектарда шикәр чөгендере орлыкларын чәчүне төгәл­ләделәр.
Районның барлык хуҗа­лыклары хәзерге вакытта көзге бодай, шикәр чөгендере, борчакны чүп үләннәреннән, корткычлардан һәм авырулардан сак­лау буенча эш алып бара.
18 майга 15700 гектар – чүп үләннәреннән, 9800 гектар – корткычлардан, 300 гектар  авырулардан эшкәртелгән. 

Шушы көннәрдә Тәтеш райо­нында РФ АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина булып китте.

АПК хезмәткәрләре проф­союзының район оешмасы рәисе Виталий Ерас­тов белән Фәридә Галимҗан кызы авыл хуҗалыгы предприятиеләре аграрийлары белән эш урыннарында ­очрашты.

Фәридә ­Гарифуллина тәтеш­леләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, һәм механизаторларга “Ко­лос”тан Камил Җамаловка, “Агро-Союз”дан Николай Филимоновка һәм “Татарстан”нан Ринат Гомәровка акчалата пре­мияләр тапшырды.

 


Нет комментариев