Тәтешлеләр тылда да каһарманлык күрсәткән
Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышчылар да, шулай ук сугыш елларында тыл эшчәннәре дә батырлык күрсәткән.
(Тәтеш, 9 май, "Тәтеш таңнары"). Тылда калган өлкәннәр, хатын-кызлар, балалар булдыра алганча фронтка ярдәм иткән... “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!” шигаре – тылда булучыларның барысы өчен дә тормыш мәгънәсенә әверелгән.
Тәтеш урта мәктәбе укытучылары һәм өлкән сыйныф укучылары 1941 елның августында ук инде Казандагы хәрби госпитальләр өчен утын әзерләргә чыккан.
“Казан каймасы” корылмасын төзүдә безнең район кешеләре дә катнашкан, ул Урюм, Пролей-Каша, Богдашкино, Иоково, Берлек, Жуково, Кызыл Тархан, Кульметевка, Салмановка, Тайба-Тауш, Кильна, Кошки-Новотимбаево, Чуаш Чурапаны торак пунктлары яныннан ныгытылган линия узган.
Тәтеш районында хезмәт кешеләре Сталинград өлкәсе районнарына ярдәм буларак терлекләр, йорт кошлары, бәрәңге, авыл хуҗалыгы кирәк-яраклары, чәй һәм аш савыт-сабалары, өс һәм аяк киемнәре бүлеп биргән. Сталинградтагы балалар һәм мәктәп укучылары өчен Тәтеш урта мәктәбенең укучылары һәм укытучылары китаплар, дәреслекләр, мендәрләр, балалар өчен урын-җир әйберләре җыйган.
Сугыш елларында район кырларында 63 кыз тракторда эшләгән, алар фронтка киткән ир-егетләрне алыштырган. Тәтеш районындагы 35 хатын-кыз кыр бригадаларына җитәкчелек иткән. Ил оборонасы фондына өстәмә меңләгән пот икмәк тапшырылган.
Хатын-кызлар колхоз эшеннән тыш, сугышчыларга җылы киемнәр әзерләгән, бияләйләр, оекбашлар бәйләгән, җылы киемнәр теккән. Кызыл Армия фондына һәрбер гаилә үзенең шәхси күп булмаган азык-төлек запасын тапшырган.
Район эшчәннәре Дәүләтнең сугышчан займнарына зур горурлык белән һәм Ватанга тирән мәхәббәт хисләре белән язылганнар. Танклар колоннасы составында “Татария колхознигы” “Тәтеш чакырылышы” дигән танклар төзелешенә 40 мең сумнан артык акча җыйган һәм керткән.
Тәтеш районы хезмәткәрләре коллективы һәм Бидәңге интернат-йорты балалар көче белән берничә түләүле спектакль куйган. Җыелган 5 мең сум акчаны очкычлар эскадриле төзелешенә керткән.
Укучылар һәм мәктәпкәчә белем алучылар кырга чыккан, башаклар җыйган, тәмәке эшкәртүдә, борчак җыюда катнашкан.
Тәтешнең “Восход” артеле фронт өчен гимнастеркалар, эчке күлмәкләр, баш киемнәре – колакчалар, җиңсәләр, патроннар өчен сумкалар теккән, Казан шәһәре госпитальләреннән китерелгән киемнәрне ямау белән шөгыльләнгән. Җиһаз фабрикасы шырпылар җитештергән, посылка тартмалары ясаган.
Оешмаларда эшләүчеләр оборона фондына бер көнлек хезмәт хакларын күчергән. Ата-ана назыннан мәхрүм калган, илебезнең төрле почмакларыннан эвакуацияләнгән балаларны шәһәр үзенә сыендырган. Әлеге авыр елларда шәһәрдә һәм Тәтеш районында берничә балалар йорты булган: Долгая Поляна, Монастырский, Красная Поляна авылларында 88нче балалар йортлары; Тәтештә 91нче һәм 89нчы балалар йорты. Ата-аналарын югалткан күп бала җирлектәге эшчеләр һәм интеллигенция тарафыннан тәрбиягә алынган.
Якташларыбызның Ватанга фидакарь хезмәт итүе – ныклык һәм батырлыкның матур үрнәге. Халыкның сугыш турындагы хәтере – мәңгелек.
Без Ватанны коткару хакына үлемгә каршы баручыларны, тылда үзләренең фидакарь хезмәтләре белән Җиңүне якынайтучыларны, илне җимереклекләрдән торгызучыларны хәтерлибез. Аларны хәтерләү – бу безнең бурыч.
Тәтеш ягы тарихы музее материаллары буенча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев