Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтешлеләрнең “Талантлар салават күпере” сәнгать бәйгесендәге уңышлары

Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары мәдәният, сәнгать уку йортлары буенча республиканың методик үзәк, “Ритм” Халыкара фестивале үзәге тарафыннан оештырылган Халыкара сәнгать фестивалендә катнашты.

(Тәтеш, 7 февраль, “Тәтеш таңнары”). Барабанчыларның “Ритм магиясе” ансамбле – “Камера ансамбле” номинациясендә; укытучылар Екатерина Баландина белән Владлена Голова дуэты “Махсус фортепиано” номинациясендә II дәрәҗә лауреат Дипломы белән бүләкләнде. III дәрәҗә лауреат Дипломы алдылар: Макар Белов  (“Махсус фортепиано”); Элина Старостина (“Махсус фортепиано”); Камилла Гарифуллина (“Халык уен кораллары”); “Укытучы – укучы” номинациясендә – уен кораллары дуэтлары: Марк Чалышев һәм Лиана Гомәрова, Элина Старостина һәм Екатерина Баландина, Макар Белов һәм Екатерина Баландина.
Иветта Голова (“Эстрада вокалы”), Ангелина Николаева (“Уен коралларында башкару”) I дәрәҗә Дипломантлар булды.
Бәйгедә 200дән күбрәк кеше катнашты. Төпле жюрида атказанган мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать әһелләре, бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр лауреатлары бар иде.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев