Делегация составына башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николаева Наталья Васильевна, мәдәният бүлеге начальнигы Сиякин Юрий Викторович, Тәтеш районы чувашларының милли - мәдәни автономиясе рәисе Володар Аркадьевич Тимофеев һәм «Уяв» мәйданында бәйрәм кунакларына «Чуклеме» йоласы фрагментын башкарган җыелма фольклор коллективы керде.
(Тәтеш, 11 июль, “Тәтеш таңнары”).
Район башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов җитәкчелегендәге Тәтеш районының иҗади делегациясе быел ТР Әлки районының Сиктермә Хузангае авылында – Чуваш халык шагыйре Петр Петрович Хузангайның туган ягында узган чуваш мәдәниятенең "Уяв" республика бәйрәмендә катнашты.
Делегация составына башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николаева Наталья Васильевна, мәдәният бүлеге начальнигы Сиякин Юрий Викторович, Тәтеш районы чувашларының милли - мәдәни автономиясе рәисе Володар Аркадьевич Тимофеев һәм «Уяв» мәйданында бәйрәм кунакларына «Чуклеме» йоласы фрагментын башкарган җыелма фольклор коллективы керде.
"Уяв чибәркәе - 2022" конкурсында безнең район данын Елизавета Савельева (Олы Шәмәк авылы мәдәният йорты) яклады, ул катнашучы дипломы һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтелде.
Нет комментариев