Тәтешләр грамоталар белән бүләкләнделәр
Җәмгыять

Тәтешләр грамоталар белән бүләкләнделәр

Хезмәтләрен хөрмәтләп

(Тәтеш, 3 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районының “Тәтеш үзәкләштерелгән бухгалтерия” муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе ­Салиева Фәйрүзә Батыр кызы Татарстан Республикасы ­Финанс министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

РФ һәм Мордовия Респуб­ликасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Тәтеш шәһәрендә һәм Тәтеш районында ТР мордва милли-мәдәни үзәге вәкиллеге Советы әгъзасы Овчинников Виктор Филиппович ­Татарстан Халыклары ассамблеясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

Тәтеш районындагы финанс-бюджет палатасының бюджет бүлегенең әйдәп баручы белгече Русских ­Ольга Викторовна Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

“Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
– Амплеева Наталья Анатольевна, Тәтеш районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегенең әйдәп ­баручы белгече;
–     Новикова Светлана Владимировна, Тәтеш ­районы башкарма комитетының оештыру эшләре секторының баш белгече. 


Нет комментариев