Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтештә 2022 елның 12 июнендә булачак Сабан туе программасы

Сабан туе – татар халкының төп милли бәйрәме, ул матур йолаларны, җырларны, биюләрне, уеннарны һәм спорт ярышларын берләштерә.

(Тәтеш, 7 июнь, “Тәтеш таңнары”).

Тәтештә 2022 елның 12 июнендә булачак Сабан туе программасы

9 сәгать 30 минутта – милли йортларны, предприятиеләрнең һәм оешмаларның мәгълүмати стендларын карап чыгу.
Сәгать 10да, мәйданда – бәйрәмне тантаналы ачу, авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү.
10 сәгать 30 минутта – балалар аттракционнары эшли башлый.
Сәгать 11дә, ипподромда – ат чабышлары.
Сәгать 11дә, мәйданда, урман буенда – спорт ярышлары, көрәш, колгага менү, мини-футбол, шахмат, шашка, гер спорты, ядрә ыргыту, кул көрәштерү, ГТО нормаларын кабул итү.
Сәгать 11дә, урман буенда – “Авыш бүрәнә”, “Бүрәнәдә капчык бәрешү”, “Ластлар киеп йөгерү”, “Капчык кию йөгерү”,”Күзне бәйләгән килеш чүлмәк вату” бәйгеләре.  
Сәгать 11дә, концерт мәйданында – бәйрәм концерты.
11 сәгать 30 минутта, ипподромда – вакытка карап автомобиль тарту.
Сәгать 12дә, ипподромда – “Йөкне җитез ташучы” бәйгесе.
6+
(Район башкарма комитеты мәгълүматлары буенча)

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев