Тәтештә "Авангард" газетасының баш мөхәррире Инга Сәфәрова белән хушлаштылар
Җәмгыять

Тәтештә "Авангард" газетасының баш мөхәррире Инга Сәфәрова белән хушлаштылар

Хезмәттәшләре Инга Валериевна турында ачык, киң күңелле кеше, үз эшенең остасы дип билгеләп үттеләр.

(Тәтеш, 11 август, "Тәтеш таннары"). 

Бүген Тәтештә "Авангард" газетасының баш мөхәррире Инга Сәфәрова белән хушлаштылар.

Хезмәттәшләре Инга Валериевна турында ачык, киң күңелле кеше, үз эшенең остасы дип билгеләп үттеләр. ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов Инга Сәфәрованың эшенә, аның район журналистлар берләшмәсе эшчәнлегенә керткән өлешенә аеруча тугры булуын ассызыклады. "ТАТМЕДИА" АҖ медиа директоры Әлфия Әдиятова Инга Валериевнаны коллективны нәтиҗәле эшкә җәлеп итә белүче грамоталы җитәкче буларак билгеләп үтте. Район газетасының баш мөхәррире туган якның чын патриоты иде, шәһәрне һәм аның халкын яратты, Тәтеш районының иҗтимагый тормышында актив катнашты.

фото: Татар-информ


Нет комментариев