Тәтештә «Балачак адресы-җәй!» дип исемләнгән күңелле чара үткәрелде
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне.
(Тәтеш, 2 июнь, “Тәтеш таңнары”). 1 июнь көнне, Халыкара балаларны яклау көне кысаларында, балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Балачак адресы-җәй!» дип исемләнгән күңелле чара үткәрелде.
Яшь китап укучылар өчен «Җәй, китап, мин – дуслар!», «Балачакның китаплы җәе» исемле китап күргәзмәләре әзерләнгән иде. Чарада катнашучылар кызыклы китаплар карадылар, өстәл уеннары уйнадылар, рәсем ясадылар. Балалар бик теләп үзләренең яраткан әкият геройлары Буратино, Мальвина һәм Пеппи Озыноек тарафыннан оештырылган «Китап геройларын тап» фото-викторинасында, «Табылдыклар бюросы» уенында катнаштылар. Мастер-класста халык һөнәрләре мотивлары буенча матур аппликацияләр ясалды.
Татлы призлар белән бергә балалар җәй өчен кирәкле уңай эмоцияләр һәм яхшы бәйрәм кәефе алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев