Тәтештә Балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр
Балаларны яклау көнендә һәм җәй аеның беренче көнендә шәһәрдәге үзәк паркта “Балалар – безнең киләчәк” дип исемләнгән концерт булды.
(Тәтеш, 4 июнь, “Тәтеш таңнары”, Лиана Заһитова, автор фотосы). Балалар һәм өлкәннәр сәхнәдә яңгыраган җырлар астында паркта ял иттеләр. Бу көнне балаларның барысы да бәйрәмчә күтәренке рухта иде. Милли киемнәр кигән балалар тамашачыларга район мәктәпләре, өстәмә белем бирү үзәге укытучылары җитәкчелегендә төрле милләт телләрендә җырлар башкардылар, биюләр бүләк иттеләр.
Район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Инна Лазарева үзенең чыгышында балаларга күңелле ял итүләрен теләде һәм “Балалар илне рәсемгә ясый” дигән бәйгедә катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Тантаналы чараның яшь катнашучылары паркта Тәтешнең спорт мәктәбе хезмәткәрләренә ГТО нормаларын тапшырдылар.
Балалар китапханәсе коллективы да паркта үз почмагын тапкан һәм аны “Җәй, китап, мин – дуслар!” дип атаган. Балалар китапханә хезмәткәрләренең, әкият геройларының табышмакларына җаваплар әйткәндә, әйтерсең лә әлеге уку елында соңгы “сынауны” тапшыргандай тоелды.
Чарага килгән Людмила Лазаревага, аның дүртенче сыйныфтагы кызы Дарьяга, Яр Чаллыдан кайткан туганы Ольгага һәм аның тугыз яшьлек улы Левага бәйрәм бик ошаган.
– Бүген без иртән җыендык та паркка килдек. Безнең балалар аквагрим ясадылар, конкурсларда, уеннарда, “Тәмәкесез Россия” акциясендә катнаштылар – безнең кулларга зәңгәр тасмалар бәйләделәр. Тәмлүшкәләрдән башка бәйрәм буламы? Туңдырма белән сыйландык. Кыскасы, Балаларны яклау көнен бик күңелле итеп билгеләп үттек, бәйрәм матур үтте, – дип сөйләде Людмила, һәм аңа сеңелесе дә кушылды.
– Бәйрәмдә бөтенесе бар, кирәк әйберне, безнең шәһәрдән аермалы буларак, чиратта тормый гына сатып алырга була. Концертта төрле телләрдә яңгыраган җырлар күңелләргә хуш килде, сокландырды, – диде Ольга Семагина.
Тәтеш районының барлык авыл җирлекләрендә Балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм чаралары үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев