Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтештә Горький урамыннан иске автобус павильоны юкка чыккан

Полициянең кизү частенә 6 октябрьдә шәһәрдәге бер уку йортындагы беренче курс студентының Тәтеш үзәк район хастаханәсенең дежур табибына медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүе хакында хәбәр килгән.

(Тәтеш, 28 октябрь, “Тәтеш таңнары”) Полициянең кизү частенә 6 октябрьдә шәһәрдәге бер уку йортындагы беренче курс студентының Тәтеш үзәк район хастаханәсенең дежур табибына медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүе хакында хәбәр килгән.

Диагноз: теш казнасының аскы өлеше сыну. 5 октябрьдә кичке сәгать 9да ызгыш барышында аңа 3нче курстагы бер сабакташы сугуы ачыкланган. 
Тәтеш шәһәренең Максим Горький урамындагы 75нче йорт каршында урнашкан иске автобус павильоны юкка чыккан. Ул 2021 елның августыннан 28 сентябренә кадәр урланган булган. Полицейскийлар хәбәр итүенчә, зыян якынча 61 мең сум тәшкил итә. Угрылык гамәлен кылуда шикләнелүче ачыкланган, җинаять эше кузгатылган, урланган әйбернең бер өлеше алынган. 

Тоншерма авылында урнашкан йорт­ларның берсендә 14 октябрьдә башына бик күп яралар ясау­дан үлгән 50 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар. Полицейскийлар аны үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаган. Ул мәрхүмнең исерек хәлдәге 72 яшьлек әнисе булып чыккан. Пенсионер ханымның ире әлеге хактагы фаҗига турында полициягә хәбәр иткән. Җинаять эше кузгатылган, тикшерү эшләре үткәрелә.

Егерме килограмм югалган җизне шәһәрле 6400 сумга бәяләгән. Тәтеш шәһәренең Степан Разин урамындагы бер йорт ишегалдында төсле металл булган. Оператив-эзләү чаралары барышында полицейскийлар шикләнелүченең, элек берничә тапкыр хөкем ителгән шәһәр кешесе икәнлеген ачыклаган.

Җомга көнне, 15 октябрьдә, 18 сәгать 10 минутта полициянең кизү частенә янгын сүндерү часте диспетчеры шалтыраткан һәм телефон аркылы бер ир-атның, Бессоново авылында яшәүче 1936 елгы бер хатын-кызның урманга гөмбәгә китүен һәм анда адашуы хакында мөрәҗәгать итүе турында хәбәр иткән. Өлкән яшьтәге пенсионерның үзе белән кәрәзле телефоны булган. Эзләү-коткару чаралары барышында хатын-кыз икенче көнне якынча сәгать 10нар тирәсендә табылган, аңа беренче медицина ярдәме күрсәтелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев