Тәтештә машиналар ярышы узды
Тәтеш автомәктәбендә март уртасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган күп төр ярыш узды.
(Тәтеш, 5 апрель, «Тәтеш таңнары»).
Катнашучылар беренче булып автомәктәпнең уку классында юл хәрәкәте кагыйдәләре белемен күрсәттеләр, гамәли йөртү автодромда үтте. Бәйгенең район этабы нәтиҗәләре буенча, Хатаб Храмов беренче урынны яулады, Илшат Әхмәдуллин – икенче, Рамил Зәйнуллин – өченче.
фото Тәтеш автомәктәбеннән бирелде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев