Россиядә 6 июньдә ел саен Россиянең Пушкин көне билгеләп үтелә. Бөтен дөньяда 6 июньдә Халыкара рус теле көнен билгеләп үтәләр.
(Тәтеш, 6 июнь, “Тәтеш таңнары"). Тәтешнең үзәк паркында бүген шагыйрь Александр Пушкин тууының 220 яшьлеге уңаеннан бәйрәм чарасы уза.
Паркта мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, кечкенә сабыйлар белән әти-әниләр, шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунаклар җыелды. Китапханә хезмәткәрләре алар өчен классикның китаплар экспозициясен тәкъдим итте. Бәйрәм кунаклары әкият төрендә ясалган сәхнәдә Пушкинның шигырьләрен укый алдылар. Янәшәдә самавыр, келиндер, бал, варенье һәм башка нигъмәтләр куелган өстәл корылган иде.
Ә Парк аллеясендә Александр Пушкин булып киенгән кешене очратырга мөмкин булды, ул классикның шигырьләрен укырга, шулай ук истәлеккә фоторәсемгә төшәргә тәкъдим итте, моңа балалар бик теләп ризалашты.
Нет комментариев