Безгә балаларыгызның ничек итеп чыршыны, өйне бизәүләрен һәм төп тылсымчы – Кыш бабайга хат язуларын күрсәтегез. Шулай ук балаларның Яңа ел чыршысы янында карнавал киеме белән төшкән фотоларын җибәрегез.
“Авангард” газетасы редакциясе 2021 елның 8нән 29 декабренә кадәр “Яңа ел кәефе” дигән яңа ел алды фотобәйгесе уздыра.
МӨҺИМ!!! Безгә балаларыгызның ничек итеп чыршыны, өйне бизәүләрен һәм төп тылсымчы – Кыш бабайга хат язуларын күрсәтегез. Шулай ук балаларның Яңа ел чыршысы янында карнавал киеме белән төшкән фотоларын җибәрегез.
Фотобәйгедә катнашыр өчен кирәк булачак:
1. Сабыегызның Яңа елга өйне бизәве турындагы иң матур фотоны сайларга. БАЛАЛАРСЫЗ фото кабул ителми. Балаларның яше: 8 яшькә кадәр.
2. Сурәтне 2021 елның 8 декабреннән 27 декабренә кадәр 21.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрергә: avangard@tatmedia.com яки Тәтеш таңнары сайтында фотобәйгенең бер үк исемдәге Конкурслар бүлегендә урнаштырырга.
3. Хатта исемне, фамилияне, баланың яшен күрсәтү мөһим. Үзегезнең балагыз турында берничә сүз язу мәслихәт.
Тулырак: http://tetyushy.ru/contest/fotokonkurs-gotovimsya-k-novomu-godu
фото: https://pixabay.com/ru
Нет комментариев